Билгесез затлар төнлә шәхси йорт тәрәзәсен ватып киткәннәр
26 июньнән 27 июньгә каршы төндә шәһәрнең Ленин урамында яшәүче гаиләне – 1936 елгы ирне һәм аның 1943 елгы хатынын пыяла ватылган тавыш йокыларыннан уята. Торып карасалар, йортларының урамга карап торучы ике тәрәзәсе ватык – кемдер урамнан аткан каты әйбер белән аларның пыялаларын коеп төшергән. Ир белән хатын шунда ук бу хакта телефон аша җирле полиция бүлегенә хәбәр итәләр. Куллары тик тормаганнанмы бу, үч алумы, әлегә хулиганнарны эзләү бара.