Алабуга районында ярсыган үгез хуҗасын сөзеп үтергән
2 ноябрь көнне өч еллык үгез асралучы абзарга хуҗаның кызы керә. Ул аның тынычсызлануын күреп, тынычландырмакчы була. Әмма хайван, тагын да ярсып, кызның аякларына китереп бәрә. Кыз әтисен ярдәмгә чакыра Шул вакытта тоннага якын авырлыктагы үгез бәйдән ычкынып, ишегалдына чыга. Аны тынычландырырга теләгән хуҗасын киеменнән мөгезенә элеп авыл буйлап өстерәп барып, бәрәңге кырына илтә. Шунда ир-атның үле гәүдәсен табалар да. Җирле аучылар үгезне атып үтерәләр. Мәрхүм хуҗаның туганнары әйтүенчә, моңа кадәр үгезне кыргый төлке тешләгән булган.