Хатын-кыз поезд өстенә сикергән һәм үлгән
Бүген иртә белән Мәскәүдә “Арбат” метро станциясендә хатын-кыз узып баручы поезд өстенә сикергән. Ул поезд тоннельгә кергәндә күз ачып йомганчы һәлак була. Аның үле гәүдәсе белән поезд ике станция бара әле. “Курск” платформасында аның мәетен түбәдән алалар. Карап торышка хатын-кызга 65 яшьләр була. lifenews.ru, хәбәр итүенчә, әлеге вакыйганың сәбәпләре тикшерелә.