Буада трактор белән "иномарка" бәрелеште
Кичә, җомга көнне, шәһәрнең Жорес һәм К.Маркс тыкрыгында трактор белән “Киа” автомобиле юл бүлешә алмадылар. "Беларусь" тракторы Жорес урамыннан хәрәкәт иткән. К.Маркс урамыннан чыгучы чит ил автомобиль аңа юл бирмәгән. Ике транспортка да җиңел дәрәҗәдә зыян килә. ДТПның килеп чыгу сәбәбе тикшерелә.