Бүген Буада башлангыч сыйныфта укучыны бәрдерделәр
Бүген көндез шәһәрнең “Электр челтәрләре” җәмгыяте бинасы янындагы тукталышта мәктәптән кайтучы башлангыч сыйныф укучысын “Лада Калина” бәрдерде. Руль артында хатын-кыз була. Хәзер әлеге ДТПның сәбәпләре тикшерелә. Малайның хәле әйбәтләнеп килә, аның аяклары җәрәхәтләнгән. Фото matritca.kz сайтыннан алынды.