Зәй мәктәпләренең террорчылыктан якланышы каралды
Узган атнада районның террорчылыкка каршы ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда көч структуралары, гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы, федераль миграция хезмәте, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре идарәләре җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә сүз мәгариф учреждениеләренең террорчылыктан, янгыннардан ни дәрәҗә якланганлыгы, районда миграция мәсьәләләре турында барды.