Игелекле эшмәкәр
Зәй районы Суык-Чишмә авылы өлкәннәрен ел да Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге авылда туып-үскән хәзерге көндә Әлмәттә яшәүче эшмәкәр Заһид Абдуллин күтәнәчли. Бүген дә ул авылдашларына азык-төлек төргәге өләште. Эшмәкәр авылга, мәчеткә дә һәрдаим булышып тора. Авыл өлкәннәре аңа бик рәхмәтле.