ТР Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Разиф Кәримов билгеләнде
Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков эш сәфәре белән Зәйдә булып, район Советының чираттан тыш утырышында катнашты. Премьер-министр башта “Зәй шикәре” ААҖ дә яңа уңыштан шикәр кайнату эше барышы белән танышты. Бүгенге көнгә завод 187957 тонна татлы тамыр кабул итте, 107673 тонна чимал эшкәртте, 13122 тонна шикәр комы эшләп чыгарды. Илдар Халиков предприятиедә эш барышыннан канәгать калды.
Читать дальше...