Степановка авылы янындагы Тоша елгасында үле ир-ат гәүдәсе табылды
Бүген кичке якта аны шунда балык тотучы балыкчылар күреп алалар һәм полициягә хәбәр итәләр. Судагы агачка эләгеп торган гәүдәне 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары тартып чыгаралар. Өс киемнәреннән булган ир-ат анда су коенырга төшмәгән һәм бүген генә батмаган дип уйларга нигез бар. Чөнки Степановка авылында яшәгән 1960 елгы ир-ат узган елның 20 октябрендә чыгып югала һәм эзләүдә була. Якыннары аны таныганнар инде.