Кичке музейга халык сүлпән килә
Бүген кичке 16 сәгатьтән Буаның туган якны өйрәнү музее ишекләре киң ачылып куелды-халыкны кичке экскурсиягә көттеләр. Музейга килүчеләргә рәссам Васил Заһретдиновның картиналары күргәзмәсен һәм Бөек Ватан сугышы елларына багышланган экспозицяне карау мөмкинлеге тудырылды. Хәтта район һәвәскәрләре башкаруында җырлар да яңгырады. Тумышы белән Әлки авылыннан булган Васил Заһретдиновның үзен дә күрү форсаты бар иде. Музей хезмәткәрләре бу көнгә ныклап хәстәрләнгән. Кызганычка каршы халык агымы гына аз булды Ләкин әле соң түгел... Читать дальше...