Буалы егет-кызлар билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә призлы урыннар алдылар
15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасындагы әлеге бәйге Казанда узды. Буа көрәшчеләре аннан өч өченче урын алып кайттылар. Иске Тинчәледән Гөлкәй Ильясова – 70 килограммнан югарырак, Адав-Толымбайдан Виолетта Валиуллина – 44 килограммга кадәр ( җитәкчеләре – “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Альбина Вәлиуллина) һәм Иске Суыксудан Илгиз Рәхмәтуллин (җитәкчесе – Мансур Җамалетдинов) 77 килограммга кадәр авырлык үлчәүләрендә җиңүгә ирештеләр.