Быел хоккей буенча дөнья чемпионы кемнәр булачак? Буалылар фаразы
Бүген кич 21 сәгать 45 минутта хоккей буенча дөнья чемпионатының финалы була - чемпион кубогы өчен Россия һәм Канада җыелма командалары көч сынашачак. Исәп ничек булачак, җиңү кемгә елмаячак бүгенге матч турында буалыларның фаразлары нинди? Менә, берничә кешенең фикере. Ә Сез ничек уйлыйсыз? Вазыйх Садыйков. Карлы авылы: - Күңелем белән бик теләсәм дә, бүген безнекеләрнең җиңә алуына шикләнәм. Канада командасы быел аеруча көчле. Кичә дә безнекеләр америкалылар белән соңгы периодта гына чынлап уйнадылар. Читать дальше...