Алтын парлар ЗАГСка килделәр
15 майда – Гаилә көнендә район ЗАГС бүлегендә зур тантана узды. Зал түрендә 50 ел бергә тату гомер итүче гаиләләр урын алды. Никахларын гыйнвардан май аена кадәр теркәгән шәһәрдә яшәүче Асия һәм Фоат Заһретдиновларга, Анися һәм Александр Николаевларга, Мәрьям һәм Искәндәр Камаловларга, Фәүзия һәм Фәһим Фатыйховларга, Тамара һәм Александр Ратмановларга, Флера һәм Зиннур Гыйззәтуллиннарга, Валентина һәм Юрий Петровларга күпсанлы котлаулар ирештерелде, бүләкләр бирелде, алар адресына иң матур җырлар яңгырады. Читать дальше...