Күпкатлы йортларда яшәүче буалылар җылылык өчен сигез ай түлиләр
Моңа кадәр җылылыкка гомуми санагыч урнаштырылмаган күпкатлы йортларда яшәүчеләр аның өчен ел әйләнәсе түләп килделәр. Ягъни җәен дә, кышын да билгеле бер сумма алынды. Әмма, Россия Хөкүмәтенең 2012 елның 27 августындагы 857 номерлы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 14 сентябрендәге 770 номерлы боерыклары быелның 1 июленнән гамәлдән чыккач, җылылык өчен түләүгә яңалыклар кертелде. Ягъни моннан соң фактта кулланылган җылылыкка тү-ләүгә күчәбез, ягъни җылыту хезмәте күрсәтелгән айларда гына түлибез. Читать дальше...