Буалылар бәхәсләшә: юл буйларына чүп-чар ташлаучы автомобильчеләрне штрафка тартыргамы-юкмы?
“Справедливая Россия” партиясеннән депутат Андрей Туманов Дәүләт Думасы каравына автомобиль йөртүчеләргә транспорт тәрәзәсеннән тәмәке төпчеге, чүп ташлаган өчен штраф түләттерү турындагы яңа закон проектын тәкъдим итә. Әлеге документ кабул ителсә, законны бозучылар беренче тапкыр 5 мең сум, кабатланса, 10 мең сум штраф түләргә яки 20дән 40 сәгатькә кадәр төзәтү эшләренә мәҗбүр ителергә тиеш була. Депутат белдерүенчә, Россиянең кайбер регионнарында автомобиль тәрәзәсеннән чүп ташлаган өчен административ җаваплылык каралган. Читать дальше...