Буада юлга егылган егет өстеннән ике автомобиль чыккан
Кичә караңгы төшкәч, 22 сәгатьтән соң, шәһәрнең Әйләнеч юлындагы ягулык салу станциясеннән ерак түгел, Түбән Наратбаш авылына бара торган юлда коточкыч фаҗига булды. Юлга исерек килеш егылган 29 яшьлек егет өстеннән ике автомобиль аркылы чыккан. “ВАЗ-21093” һәм чит ил автомобиле артында утыручылар егетне караңгыда күрмәгәннәр. Йөртүчеләр ДТП урыныннан качарга җыенмаганнар да, алар үзләре үк полициягә шалтыратканнар. Һәлак булучы егет Түбән Наратбаш авылыныкы, шәһәрдән авылына кайтырга чыккан булган. Читать дальше...