Россиянең 15 яшьлек йөзүчесе бишенче каттан егылган һәм яраларыннан үлгән
Болгариянең Кранево курорт шәһәрендә урнашкан кунакханәнең бишенче катындагы балконынан егылып төшкән Максим Маурер чик авыр хәлдә реанимациягә урнаштырыла. Ул 9 сентябрьдә 4.30 сәгатьтә үлән өстенә егылып төшә. Әмма бу аны авыр имгәнүдән саклап кала алмый, егет күп төрле сынулар ала. Россиянең “Экран” су төрләре буенча олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы алган яраларыннан үлә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.