Буада ир-ат күпкатлы йорт подвалына егылып төште
Узган чәршәмбедә “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә ачык баш сөяге җәрәхәте алган 1988 елгы ир-егет китерелде. Ул үзе яши торган йортның подвалына төшкәндә тимер баскычтан аска тәгәри. Подвалның тирәнлеге 4-5 метрлы була. Шуңа ул башы белән бетон идәнгә каты бәрелә. Табиблар аның хәлен авыр дип бәялиләр һәм тиз арада реанимациягә урнаштыралар. Хәзер аның хәле тотрыклы авыр, дип бәяләнә..