Саратов өлкәсендәге ДТПда буалылар каза күрде
Әлеге юл-транспорт һәлакәте 30 август көнне Сызрань — Саратов — Волгоград федераль трассасында Вольск районы территориясендә була. Икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыгучы “Лада-Приора” йөртүчесе юл бирми һәм “Тойота Королла” автомобиле белән бәрелешә. “ВАЗ” руле артында булган 1964 елгы ир-ат һәм аның пассажиры шунда ук һәлак булалар, ә чит ил автомобиле салонындагы буалылар – 35 яшьлек хатын-кыз һәм 9 һәм 4 яшьлек ике бала Балаково шәһәре дәваханәсенә озатылалар.