“Голос” җиңүчесе Динә Гарипова “Евровидение”дә кигән туфлие белән кияүгә чыккан (+фото)
Август башына журналистлардан качып диярлек кияүгә чыккан Динә Гарипова Кубада ял итү һәм анда фотосессиядә ясаган фотоларын интернетка куйган. Динә әйтүенчә, аның туе нәкъ үзе хыялланганча булган. Никахка күлмәкне Мәскәү дизайнерыннан заказ белән тектергән, туй күлмәген Мәскәүдәге кибеттән лган, туфлиен “Евровидение”дә кияр өчен сатып алган булган. Хәзерге көндә Динә үзен бик бәхетле хис итә: ул яңадан эшкә җигелгән, ире белән өйдә ябыгу өчен спорт җиһазлары сатып алганнар.