7 октябрьдә һава торышы кинәт үзгәрәчәк
Татарстанда 7-11 октябрь көннәрендә яңгыр һәм кар, көчле җил, буран булуы көтелә. Татарстанның гидрометеорология һәм мохитне күзәтү буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, җилнең тизлеге секундына 15-20, ә 8-9 октябрьдә 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук вакытлыча кар ятуы, юлларда аерым участокларда бозлавык булуы ихтимал. 7 октябрь көнне һава температурасы төнлә плюс 4 градустан минус 1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Алга таба температура минус 3 градуска кадәр түбәнәячәк.