Бүген төнлә Карлыда мунча янды (+фото)
111 номерлы янгын частена бу хакта төнге 1 туларга 6 минутта хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунчаның чормасыннан төтен чыга торган була, ачык ут күренми. Аларны каршы алган хуҗа бина эчендә кеше калмавын әйтә. Янгын нәтиҗәсендә 7 квадрат метр мәйданда мунча эче яна, 30 мең сумлык зыян килә. Ут ягу миченең морҗасының төзелеше дөрес булмау аркасында чыккан дип фаразлана.