Үле килеш табылган студент интернет уеннары белән мавыккан булган
Казан архитектура-төзелеш университетының (КГУСИ) беренче курсында укыган Мөслим районы егете мәете табылу турында язган идек. Ул Казан янындагы бакчачылык җәмгыятендә табылган. Әтисе сүзләренә караганда, егет соңгы елларда интернет уеннары белән мавыккан.Урысча әйтсәк игроман булган. ВУЗга укырга кергәч тә бу начар гадәтен ташламаган.Әти-әнисенең аннан арындырырга тырышуы да бушка булган. Егет үз-үзен үтергән булырга мөмкин дигән фараз бар.