Татарстанда балыкчыны үтерүдә шикләнелүчеләр сак астына алынды
Алар 22 һәм 27 яшьлек Фәнис һәм Рәмис Ситдиковлар. Моннан тыш, һәлак булучы ярдәм сорап шалтыратырга өлгергән 112 хезмәтчелеге хезмәткәрләрен дә тикшерәчәкләр. 112 хезмәтчелеге буенча хәбәр килгән Лаеш районы полиция бүлеге хезмәткәрләре эшчәнлегенә дә бәя биреләчәк. 38 яшьлек Сергей Елесин берничә тапкыр 112 бердәм номеры буенча шалтыратып ярдәм итүләрен сораган, әмма аңа беркем булышмаган.