Һәлак булган фура йөртүченең хатыны да берничә сәгатьтән ДТПга очраган
8 октябрьдә Нократ елгасына төшеп үлгән фура йөртүченең Яр Чаллы егете булуын хәбәр иткән идек. Аның гаиләсенең соцчелтәрдәге танышлары әйтүенчә, Илнар һәлакәткә очраганда хатыны Ильмира белән мобильниктан сөйләшкән.Ә берничә сәгатьтән мәрхүмнең хатыны да фаҗига урынына барганда авариягә очраган. Документлар алып моргка ашыккан хатын утырган "десятка" әйләнеп капланган. Хатын, бәхеткә, каза күрмәгән. Һәлак булучы рейстан Яр Чаллыга кайту юлында ДТП ясаган.Эзләүчләр аның фарзланган пассажирын тапмаганнар. Читать дальше...