Хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен
“Арча элеваторы” ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүчеләр үзләренең хезмәт хокукларын бозулары турында прокуратурага мөрәҗәгать итте. Шул сәбәпле район прокуратурасы әлеге предприятиедә хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсен тикшерде. Тикшерү шуны күрсәтте, “Арча элеваторы” җәмгыятенең 2014 елның июнь-июль айлары өчен үз хезмәткәрләренә 1 млн. 300 мең сумнан артык хезмәт хакы бирәчәге бар. Шулай итеп, эш бирүче Россия Федерациясе [...]