Cайлаулар Арча районында аеруча оешканлык белән үтте
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар Арча районында аеруча оешканлык белән үтте. Район Мәдәният йорты, Г.Тукай исемендәге педагогика көллияте, Арчаның 1, 2нче урта мәктәпләре, 5нче гимназия, сәнгать мәктәбе биналарында һ.б. күп кенә сайлау участокларында бәйрәм рухы аеруча сизелеп торды. Сәнгать мәктәбе, 2нче мәктәп, 5нче гимназиядә укучылар ясаган һәм җитештергән әйберләрне сату оештырылды. Һәркайда [...]