Уяу булыйк
Республикада дүртенче ел рәттән “Экстремизмга — юк” айлыгы үткәрелде. Аның максаты — милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, экстремизм һәм терроризмны профилактикалау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру. Әлеге акция кысаларында терроризмга каршы дәресләр, рәсемнәр һәм иншалар бәйгеләре, спартакиадалар, мәктәп балалары һәм студентлар өчен түгәрәк өстәлләр, лекияләр оештырылды. Узган җомгада район хакимиятенең утырышлар залында семинар–лекция булды. Анда район Советы, башкарма комитетының [...]