Район яңалыклары
Арча агросәнәгать көллияте мастеры Рәдиф Нуриев шоферлыкка өйрәтүче хезмәттәшләре арасындагы республика ярышында икенче урынны яулады. 3 октябрьдә Арча шәһәрендә “Эссен” кибете каршында Корбан гаетенә һәм Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлегенә багышланган ярминкә була. Ярминкәдә корбанга сарыклар, бәрәңге, ашлык, ит, бал һ. б. продукцияләр белән сәүдә итәчәкләр. Социаль яклау идарәсе кирәк кешегә транспорт белән илтеп бирүне [...]