Мин, син, без, ул — сәламәт ил
“Наркотикларга каршы мәдәният һәм спорт” массакүләм марафоны старт алды. Бу уңайдан Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге “Сәламәт буын — көчле ил” республика бәйгесе кысаларында “Яшьләр сәламәтлекне сайлый” дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырды.Чара үзәк мәйданда башланып китте. Анда Арча мәктәпләре укучылары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Кулларында “Мин юк дип әйтәм!”, “Без сәламәт [...]