Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде. Президент “Кырлай” ширкәтендә бәрәңге игү, саклау технологиясе белән танышты. Бу хуҗалыкта бәрәңге 600 гектар мәйданда игелде, киләсе елда аны 1000 гектарга җиткерү планлаштырыла. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат [...]