Коррупциягә каршы көрәш чаралары хакында сөйләштеләр
“Коррупция һәм коррупциягә каршы чаралар” дигән темага багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясендә. Анда чараның кунаклары “Нәрсә ул коррупция?”, “Рәхмәт әйтү һәм коррупция арасында чик бармы?” дигән сорауларга җавап бирделәр. Бу хакта иртәгә, ТНТ каналыннан 9 апрельдә 14 сәгатьтә "Актуаль интервью" программасында карарсыз.