Гаҗәп сөйкемле, нурлы “егет” ул. Исеме Данил, аңа 1 яшьтә 10 ай. Әнисе һәм әтисе Ләйсән һәм Руслан Карабановларның беренче шатлыгы – тәүге баласы. Бу яшьтә сабыйлар инде тәпи йөриләр, егылалар, торалар. Ә Данилга әле гәүдәсен күтәрергә дә авыр. Беренче булып Данилның дәү әнисе Әлфия ханым чаң какты: сөеп туймаслык онык никтер аз хәрәкәтләнә, уенчыкларга да үрелми кебек тоелды аңа. Республика балалар клиникасы табиблары балага церебраль паралич диагнозы куялар. Яшь әти-әни Ләйсән һәм Русланның бу нәтиҗә белән һич тә килешәсе килми. Читать дальше...