“АБВГДЕЙКа” балалар бакчасында янгын кагыйдәләрен өйрәнделәр (фоторепортаж)
“Урманда янгын” әкиятен сәхнәләштереп сабыйлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр. Алар бер-берсенә сак булырга, шырпы белән уйнамаска, өлкәннәрдән башка өйдәге җиһазларны кабызмаска киңәш бирделәр. Ахырдан бергәләп фотога төштеләр. Әлфинур Йосыпова. Автор фотосы.