“Барыбер табиб булыр идем”
Сания Вәлиева кечкенә чакта авырган саен үскәч табиб булам да, үземне дә, башкаларны да дәвалыйм, дип уйлый иде. Кыз балачак хыялына хыянәт итмәде: алдан педиатр, аннан районда бердәнбер фтизиатр булып 30 ел хезмәт итте. Туган ягына да тугры калды кыз – Казан медицина институтын тәмамлагач, юллама алып Буага кайтты. Дипломын кулына кысып тотып, дәваханәгә килде, дулкынланып баш табиб Нил Фәйзетдинов кабинетына керде. - Безгә педиатрлар бик ки-рәк, үзебезнең район кызы да икәнсең, - дип, колач җәеп диярлек каршылады ул аны. Читать дальше...