Карлы авылы имамы Җәмил Фәхретдинов велосипедта хаҗ кылырга барырга җыена
Бару һәм кайту ягына 11 меңнән көннән күбрәк километр юлны узу өчен, хаҗ гамәлләрен дә үтәп, 170ләп көн кирәк булачак, дип саный ул. Җәмил моңа кадәр Татарстанның үзе имам булып эшләгән Алексеевск районыннан ике көпчәкле “аргамагында” чыгып китеп, Болгар, Ульяновск, Ундоры, Буа, Кайбыч, Казан аша үтеп, кире әйләнеп кайткан. 340 километрлы икенче походында ул дүрт көндә велосипедта Алексеевск, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә районнарын ураган. Якын арада – май уртасында Җәмил тагын сәяхәткә җыена. Читать дальше...