Үзебез хуҗа булыйк
2 октябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының 41нче чираттан тыш утырышы узды. Депутатлар Фәнис Исмәгыйлевны үз теләге белән Арча муниципаль районы контроль–хисап палатасы рәисе вазыйфаларыннан азат итү һәм аның урынына Надия Сафиуллинаны сайлау турында карар кабул итте. Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары [...]