Халык белән эшләргә кирәк
Узган атнада Наласа авылы мәчетендә район җирлегендә урнашкан мәчетләрнең имамнары һәм авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә булды. Анда район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Любовь Осина да катнашты. Мәчетле авылда яшәүчеләр бәхетлеләр, минемчә. Чөнки иртә–кич авыл өстенә таралган азан тавышы әкренләп хәтта күңелендә мыскал да дини орлык сибелмәгән кешене дә уятырга мөмкин. Азан моңы җанга аерым халәт [...]