Иген үстерү — изге эш
Бүгенге яшьләр авылда калмау ягын карый. Араларында кендекләре авылга береккән, хезмәте җиңел булмаса да авыл тормышын сайлаучылар сирәк. Сәбәпләре күп әлбәттә, хезмәте күп, авыр, өстәвенә тиешенчә бәяләнми һәм вакытында түләнми… Бүген сүзем әнә шул сирәкләр сафындагыларның берсе — авыр хезмәтен яратып, җиңел итеп башкара белүче, айныкы–айга бирелеп баручы хезмәт хакыннан каәгать булып эшләүче “Ватан” агрофирмасы [...]