Мәхәббәт күпере шаһит
Кыз сорау, никах, язылышу, туй һәркемнең башыннан үткән һәм үтәчәк күңелле мәшәкатьләр. Элек-электән аларның үзенә күрә кызыклы йолалары да булган. Кайбер урыннарда, мәсәлән, кызны алырга пар атлар җигеп барганнар, киткәндә артларыннан таш атып калганнар. Янәсе, барган җирендә берексен, никахы гомерлек булсын. Шулай ук кызга егет өенә кайтып җиткәнче артына борылып карарга ярамаган. Югыйсә, кире кайтуың [...]