Карина һәм Камил – җиңүчеләр
Октябрь башында Кама Аланында хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында тхэквондо буенча Татартан Республикасы чемпионаты булды. Анда Арчаның беренче мәктәбеннән Карина Савельева икенче, Арча агросәнәгать көллиятеннән Камил Махиянов өченче урынны яулады. Тренерлары Газинур Борһанов.