Урман утырту көнендө Арча районында агачлар утыртылды
11 октябрь шимбә көнне Арча районында урман утырту көне уңаеннан оешма һәм предприятие хезмәткәрләре агачлар утыртты, тирә–якны төзекләндерү эшләрен башкарды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге район хакимияте хезмәткәрләре дә Арчаның Левтиан урамына юкә агачлары үсентеләре утыртты. Берничә елдан бу урын тирә–якка хуш ис бөркеп торучы гаҗәеп почмак булыр.