Арча мәдәният йортында укытучылар көнен билгеләп үттеләр
3 октябрьдә Арча мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан зур бәйрәм булды. Беренче булып балаларга белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев котлады, Арча сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Раилә Фәтхуллинага “Россия Федерациясе Гомуми белем мәктәбе мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе, Мактау грамоталары тапшырды. Шулай ук укытучыларны бәйрәмнәре белән район мәгариф идарәсе [...]