Буада Ефремов урамындагы мәчеттән чыгып килүче бабайны автомобиль бәрдерде
Бу хәл кичә 22 сәгать 40 минутта шәһәрнең Ефремов урамының 90 номерлы йорты каршында була. Мәчеттә намаз укыганнан соң өйгә кайту юнәлешендә юлны тиеш булмаган урыннан аркылы чыгучы 82 яшьлек бабайны караңгыда күрмичә узгынчы “Лада-Приора” автомобиле бәрдерә. Руль артында 1988 елгы ир-егет була. Бабай тиз арада дәваханәгә озатыла, табиблар аның табан сөягенә зыян килүен раслыйлар. Карт дәваханәдә дәваланырга калмыйча, өенә кайтып китә.