Буада кинәт краннардан су килми башлады
Бүген 25 июльдә 15 сәгатьтә шәһәрдә кинәт су бетте. Шимбә күбесе өйдә булганга аптырашта -сусыз бер ни эшләп булмый. Су бетүнең сәбәбе "Водоканал" җәмгыятенең диспетчерлык хезмәтчелегендә су трассасында зур булмаган авария килеп чыгу белән бәйле дип белдерделәр. Трассаны ремонтлау кичкә кадәр сузылачак. 17 сәгатьләрдә су булачагына ышандырдылар.