Чаллыдагы өч кешене үтерүдә шикле кешенең “теле ачылды”
Кичә көндезге 12 сәгатьләрдә Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендәге квартираларның берсендә 66 яшьлек хуҗабикәнең, аның 50 яшьлек энесенең һәм 40 яшьлек улының үле гәүдәләре табылды. Алар барысы да пычак белән кадап үтерелгән иде. Әлеге җинаять буенча 21 яшьлек Түбән Кама егете кулга алынды. Ул төнге өченче яртылар тирәсендә икенче каттагы квартираның тәрәзәсе ачык булуын күреп, шунда үрмәләвен әйтә. Кулына пычак алып 50 яшьлек ир-ат йоклаган бүлмәгә үтә. Тегеса тавышка уянгач күкрәгенә пычак белән кадый. Читать дальше...