Буада 142 укучы каникулда шөгыль үзәге аша эшкә урнашты
Барлыгы районның 250 яшүсмер каникулда шөгыль үзәге аша эшкә урнашырга теләк белдерде. Шуның 142се июньдә үк эшкә урнашты. Калганнары июль-август айларында хезмәт куячак. Авылдагы яшүсмерләрнең күбесе агрофирмаларда көч куйса, шәһәрдә яшәүчеләре төзелеш оешмаларында эшли. Аларга айлык тулы хезмәт көне өчен шөгыль үзәге аша 1275 сум акча күчерелә. Балигъ булмаганнар хезмәтен закон кысаларында дөрес файдалану турында Буа шәһәр прокуратурасы биргән язмада таныша аласыз. Особенности регулирования... Читать дальше...