Буа – Ульяновск юлында Саратов автобусы әйләнеп капланды (+фото)
Бүген иртәнге сәгать 5 тулганда Саратовтан Татарстанга – Свияжск утравына экскурсиягә килүче автобус һәлакәткә очрады. Чүпрәле ягыннан чыгучы 1991 елгы егет идарә иткән “Шевроле Авео” автомобиле автобуска юл бирми, ә 1960 елгы автобус йөртүче бәрелешү көчен киметү максатында рульне уңга бора һәм көпчәкләре юеш җиргә эләккән автобус дамба астына төшеп каплана. Андагы 31 кешенең – 2 йөртүченең һәм 29 пассажирның 7се зыян күрә. Алардан төрле җәрәхәтләр, сынулар алган, баш мие селкенгән алты кеше Буа район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә... Читать дальше...