Буада 5 яшьлек кыз борынга сала торган дару эчкән
29 май көнне дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә күп итеп борынга сала торган дару эчкән 5 яшьлек кызны китерәләр. Бала әти-әни бик ерак яшермәгән сыеклыкны үзе генә булганда эчкән. Кыз бик авыр хәлдә дәваханәгә китерелә. Аны кичекмәстән реанимация бүлегенә салалар, ашказанын юдыралар, беренчел дәвалау курсын үткәрәләр. Берникадәр вакыттан соң, ул балаларны дәвалау бүлегенә чыгарыла. Күптән түгел бала өенә җибәрелде. Аның хәле яхшы. 16 июль көнне исә Буада дару эчеп 1974 елгы хатын-кыз агуланды. Читать дальше...