Бер Геройны Биектауга бирдек
9 декабрьдә Арчада Россиядә Ватан геройлары көненә багышлап “Бөек батырлык эзләре буйлап” дигән кичә үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кунаклар катнашты. Тантанада районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Кичә ахырында Илшат Нуриев Биектау районы вәкилләренә Советлар Союзы Герое Леонид Соколовка кагылышлы архив документларын тапшырды. -Безгә тарихи гаделлек кыйммәтлерәк,-диде ул.-Соңгы [...]